Лениногорск нефть техникумы студентлары укучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен башкару өчен туган мәктәпләренә юл тоттылар. Чара "Профессионалитет" федераль проектының "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында узды.
Алар Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Самара, Оренбург, Туймазы шәһәрләрендә уку йортларында булдылар.
Безнең балалар техникумда укулары турында сөйләделәр, уңышлары һәм казанышлары белән уртаклаштылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм булачак һөнәрне сайларга булыштылар.
Без студентларыбыз белән горурланабыз һәм мондый очрашулар булачак абитуриентларга аңлы рәвештә сайлау ясарга һәм үз сәләтләрен табарга ярдәм итә дип ышанабыз.