Россия Җинаять-башкарма системасы оешкан көн белән

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Россия ҖҮФХИнең Лениногорск бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары!

"Бүген, 12 мартта, без Россия Җинаять-башкарма системасы оешуга 147 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу көнне дә без үзләрен шушы авыр, әмма мөһим миссиягә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез.

Хөрмәтле  ветераннар! Сезнең күпьеллык хезмәтегез һәм антка тугрылыгыгыз яшь буын хезмәткәрләре өчен үрнәк булып тора.

Хөрмәтле Россия ҖҮФХИнең Лениногорск бүлеге хезмәткәрләре! Барлык район халкыннан ихлас котлауларны кабул итегез! Сезнең эшегез батырлык һәм ныклык кына түгел, ә аерым кешелек сыйфатларын — принципиальлекне, чыдамлыкны һәм кешеләргә якын килә белүне таләп итә. Сез дәүләтнең иң мөһим бурычын үтисез, җәзаларны үтәүне тәэмин итәсез һәм абынган гражданнарны законнарны үтәү тормышына кайтарасыз.

Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, Ватан һәм Лениногорск районы иминлегенә хезмәттә уңышлар телим!»

Район башлыгы, шәһәр мэры Марат Гирфанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International