Лениногорскида «Дөньяга адым»программасы буенча дәрес үткәрделәр

2026 елның 6 марты, җомга

Лениногорск муниципаль районының «Исток‑Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөньяга адым» программасы кысаларында «этикет дәресләре»дигән темага дәрес узды.

Программа менталь үзенчәлекләре һәм аутистик спектры бозылулары булган 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләрдә адаптация күнекмәләрен һәм социализацияне үстерүгә юнәлдерелгән. Очрашуның максаты балаларда белем һәм этикет күнекмәләрен формалаштыру, төрле социаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү иде.

Әңгәмә барышында белгеч Ләйсән Хәйруллина катнашучыларга этикет тарихы, аның хәзерге кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Сәламләү һәм танышу кагыйдәләренә, өстәл янында һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту нормаларына аерым игътибар бирелде.

Яшүсмерләр төрле тормыш хәлләре турында фикер алышуга актив кушылдылар, үтенеч белән дөрес мөрәҗәгать итәргә һәм рәхмәт белдерергә өйрәнделәр.

Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды. Тәкъдим ителгән биремнәрне кызыксынып үтәделәр, сораулар бирделәр һәм шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук алган белемнәр аларга аралашканда үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International