Лениногорск политехник көллиятендә "Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» чарасы узды

2026 елның 27 феврале, җомга

Лениногорск политехник көллиятендә " хакыХезмәт һәм Сугышчан батырлык белән Ватанны данлыйбыз!"чарасы узды.   

Тарих укытучысы Панферов Антон Сергеевич Бөек Ватан сугышы елларында һәм махсус хәрби операция вакытында хезмәт батырлыгының әһәмиятен ассызыклады. Студентлар диалогта актив катнашты. 

Көллият укытучысы Гыйләҗева Зөлфия Яхиевна тылда эшлщгщн ёщм сугышта катнашкан әти - әниләре турында сөйләде. 

СВО катнашучысы, майор, штурм батальоны командиры Денисов Юрий Анатольевич Ватаныбызны саклауның мөһимлеге һәм солдатларга ярдәмнең бүген ни дәрәҗәдә кирәклеге турында сөйләде. 

 

Лениногорск шәһәре Советы депутаты, «Модуль» компаниясе җитәкчесе, элек безнең көллиятне тәмамлаган Ильин Дмитрий Григорьевич үзенең студент еллары, һөнәр алуның мөһимлеге, тормышта дөрес юлны сайлый белүе турында сөйләде. 

Парламент дәресе-Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак инициативасы, ул 2009 елдан бирле үткәрелә. 2026 елда проект 18 нче тапкыр уздырыла. Парламент дәресе-2026 Татарстан Республикасында игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International