Лениногорскида өлкән яшьтәге авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Лениногорск «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә» илкүләм проектының Лениногорск үзәк район хастаханәсе белән берлектә «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина учреждениеләренә федераль бюджет акчалары исәбеннән сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта диспансеризация һәм скрининг узу өчен илтеп җиткерү гамәлгә ашырыла.

2026 елның ике кышкы аенда 225 кеше китерелгән.

Авылда яшәүчеләр үзләре турында кайгырталар. Аз керемле гражданнар әлеге проект ярдәмендә диспансеризация узарга мөмкинлеккә ия, бу авыруларның үсешен иртә стадияләрдә ачыкларга һәм кисәтергә мөмкинлек бирә.

 Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрү өчен 2026 елда өлкән яшьтәге 980 гражданны илтергә планлаштырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International