Люминесцент лампаларны каты коммуналь калдыклар контейнерларына чыгарып буламы?

2026 елның 3 марты, сишәмбе

“Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясында җитештерү һәм куллану калдыклары, радиоактив калдыклар җыелырга, тупланырга, утильләштерелергә, зарарсызландырырга, күчереп йөртергә, саклау һәм күмүгә, аларның шартлары һәм ысуллары әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга һәм Россия Федерациясе законнары белән җайга салынырга тиеш, дип каралган.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 22.05.2017 N 242 нче боерыгы белән расланган калдыкларның Федераль классификация каталогы нигезендә терекөмешле, терекөмешле-кварцлы, люминесцентлы, куллану сыйфатларын югалткан лампалар I класслы хәвефлелектәге калдыкларга керә.

Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибының 2021 елның 28 гыйнварындагы N 3 карары белән расланган 218 Санитар кагыйдәләр пункты нигезендә 2.1.3684-21, I класслы хәвефлелек-хәтәр класслы сәнәгать калдыкларын туплау фәкать герметик әйләнеш (алмаш) савытларында (контейнерлар, мичкәләр, цистерналар) гына рөхсәт ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International