Лениногорскида янгын чыккан

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

2026 елның 28 февралендә Лениногорск шәһәренең шәхси торак йортларының берсенең йорт яны территориясендә (мунчада) янгын чыккан. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.

Хәзерге вакытта булган хәл ачыклана.

Халык белән профилактик эш алып баруга карамастан, йорт яны территорияләрендә, шәхси торак йортларда янгыннар сирәк түгел.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хосусый биләмәләр милекчеләренә янгын чыгуның төп сәбәпләре булып: электр үткәргечләрнең авария режимы (кыска ялганыш), ут белән саксыз эш итү (тәмәке тарту һәм башкалар), мич, газ һәм электр җиһазларын дөрес файдаланмау кала дип кисәтә.

Сак булыгыз, янгын куркынычсызлыгы каныйдәләрен төгәл үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International