Лениногорск халкы үзләренең ВИЧ-статусын белде

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Лениногорскида җинаять-башкарма инспекциясе бинасында һәркем аноним рәвештә «ВИЧ» һәм «С»гепатитына экспресс-тест узуга иреште. Чара Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә җинаять-башкарма инспекциясенең өлкән инспекторы Альфред Насыйров җитәкчелегендә узды.

Альфред Насыйров билгеләп үткәнчә, чараның максаты-лениногорскилыларның ВИЧ-инфекция һәм „С“ гепатиты йоктыру куркынычын киметү, дәвалануга мотивация һәм үз сәламәтлекләренә җаваплы карау, шулай ук үз хокукларын белү.

Лениногорскилыларга кеше иммунодефициты вирусы китереп чыгара торган авыруларны тарату өчен җаваплылык турындагы гамәлдәге җинаять законнарын аңлаттылар, шул исәптән хөкем ителгәннәргә медицина ярдәме алуда (хезмәт күрсәтүдә) ярдәм күрсәтү турында инспекциягә мөрәҗәгать итү хокукын аңлаттылар.

Фото: Ә.Насыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International