9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Россиянең истәлекле даталары тарихына күптән түгел генә кереп калды. «Ватан Геройлары көне» истәлекле датасы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында билгеләнде.
Лениногорск шәһәренең яшь парлары якташларыбызга - МХОда катнашучыларга «Ватан Геройлары көне белән» открыткаларына кул куйдылар, алар гуманитар ярдәм белән бергә Ватаныбызны саклаучы сугышчыларга тапшырылды! Ватан Геройлары көне белән чын күңелдән котлыйбыз һәм сугыш кырларында һәм хезмәт эшләрендә күрсәткән батырлыклары дәүләтнең югары билгеләренә лаек булган халкыбызга ихлас хөрмәтебезне белдерәбез.