Лениногорск районы «Исток – Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече тарафыннан Туган якны өйрәнү музеенда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Гасырларда яшәү батырлыгына»дигән махсус мәгълүмат сәгате оештырылды. Ул мөһим бәйрәмгә — Ватан Геройлары көненә багышланган иде.
Әлеге чараның төп максаты-үсеп килүче буынга чын батырлыкның нәрсә икәнлеге турында сөйләү, аларны якташлары һәм бөтен ил геройларының батырлыклары тарихлары белән таныштыру.
Балигъ булмаганнарда кыюлыгы һәркемгә үрнәк булган конкрет кешеләр — якташларыбыз турындагы тарихлар аеруча кызыксыну уятты.