Бүген Лениногорскида, Мәңгелек ут янында Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Лениногорск районы-12 Советлар Союзы Герое, 3 Дан орденының тулы кавалеры һәм Россия Федерациясе Герое Дамир Исламовның Ватаны.
Тантаналы митингта хакимият, ветераннар советы вәкилләре, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбыз данын саклаучыларны искә алдылар, чәчәкләр салдылар, бер минутлык тынлык белән хөрмәтләделәр.
Алгы сызыкта хезмәт иткән һәм хезмәт итүен дәвам иткән, кыйммәтләребезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклаган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте