9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Бу юнәлештә дәүләт эшчәнлеген җайга салучы төп закон булып «Коррупциягә каршы көрәш турында»2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон тора.
Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар коррупциячел хокук бозулар кылган өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә җинаять, административ, гражданлык-хокукый һәм дисциплинар җаваплылык тоталар.
Коррупциячел хокук бозу кылган физик зат Россия Федерациясе законнары нигезендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең билгеле бер вазыйфаларын биләү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Коррупциячел хокук бозу өчен юридик затка карата җаваплылык чаралары куллану әлеге коррупциячел хокук бозу өчен гаепле физик затны җаваплылыктан азат итми, шулай ук физик затны коррупциячел хокук бозу өчен җинаять яисә башка җаваплылыкка тарту әлеге коррупциячел хокук бозу өчен юридик затны җаваплылыктан азат итми.
Федераль һәм региональ дәрәҗәдә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен тәэмин итү өчен махсус компетенция органнары булдырылды һәм эшли.
Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешен күзәтүнең өстенлекле юнәлешләре арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт турындагы, дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән максатчан файдалану турындагы, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турындагы законнарның үтәлешен күзәтү тора.
Коррупциягә каршы көрәшнең гомумтанылган ысулларының берсе булып җәмгыятьтә коррупциягә каршы тору һәм аңа карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру тора. Бары тик уртак тырышлык, бөтен хокук саклау системасының координацияләнгән эше һәм актив гражданлык позициясе белән генә эшчәнлекнең бу мөһим һәм өстенлекле юнәлешендә - коррупциягә каршы көрәштә борылыш ясарга мөмкин.