Лениногорск районында пенсия, финанс һәм социаль грамоталылыкны арттыру кампаниясе кысаларында балалар йортында тәрбияләнүчеләргә пенсия грамоталылыгы дәресләре үткәрелде.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен пенсия белеме көне кысаларында Лениногорск районында социаль фонд клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Сираева лекция укыды һәм экскурсия үткәрде, анда пенсия хокукларының нәрсә булуы, аларның ничек формалашуы һәм нәрсәгә бәйле булуы, ни өчен яшь вакытта булачак пенсия турында кайгыртырга кирәклеге һәм ни өчен «ак хезмәт хакы»алу мөһим булуы турында сөйләде.
Балалар шулай ук социаль фонд бүлекләре белгечләренең төп функцияләре һәм эше белән таныштылар.