Декабрь башында үткәрелә торган Инвалидлар декадасында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Волонтер» мәдәният үзәге белән берлектә «Җылылык белән уртаклашыгыз» дигән акция оештырдылар һәм үткәрделәр.
Декада кысаларында белгечләр һәм волонтер мөмкинлекләре чикләнгән бала янына бардылар. Үзенчәлекле бала өчен бүләк әзерләнгән иде. Әңгәмә барышында үзенчәлекле баланың яңалыклары һәм казанышлары турында фикер алыштылар.
Очрашу җылы кочаклашу белән тәмамланды, ә тырышлык өчен бүләк итеп баланың балкып торган күзләре иде. Акция күрсәткәнчә, игътибар һәм ихласлык могҗизалар тудыра.