Лениногорскидан Елена Ахмеджанова «Гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә»форумында катнаша

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Мәскәү өлкәсендә «Гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә»IV Бөтенроссия форумы эше дәвам итә.

Форумда Лениногорск муниципаль районында  «Исток-Башлангыч" үзәге директоры Елена Ахмеджанова катнаша.

Анда фикер алышалар, төбәкләр үз эшләнмәләре белән уртаклашалар. Пленар дискуссияләрдә, мастер-классларда балаларның гаилә тормышы, ата-аналарны реабилитацияләүнең заманча алымнары мәсьәләләре карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International