3 нче территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Светлана Нуриева «Служение» премиясендә катнаша

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

3 нче территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Светлана Нуриева «Служение»премиясендә катнаша. Чара "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы" федераль проектының "Гаилә" илкүләмпроекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Лениногорскидан «Гаилә иминлеге — дәүләт өстенлеге» номинациясендә 3 нче ТИҮ рәисе Светлана Нуриева «Ныклы гаилә — көчле дәүләт»проекты белән гариза биргән.

"Гаилә-кеше тормышында иң мөһиме, аның нигезе. Без ирем белән быел 30 яшьлек юбилейны билгеләп үттек һәм ике ул үстердек. Җәмгыять ячейкасы буларак ныклы гаилә-көчле һәм тотрыклы дәүләтнең нигезе. Хәзерге дөньяда гаилә кыйммәтләрен саклап калу һәм ныгыту мөһим. Безнең проект белән без бу юнәлештә эшебезне күрсәтергә телибез — гаиләләрне берләштерә торган чаралар үткәрү», — дип уртаклаша Светлана Михайловна.

 

Премияне оештыручы-РФ Президенты Владимир Путин администрациясе ярдәмендә ВАРМСУ. Татарстаннан премиягә 1100дән артык гариза киткән, Лениногорскидан 24 гариза. Быел премиягә бөтен илдән рекордлы санда гаризалар бирелгән-61 меңнән артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International