Лениногорскида икенче төнге «Шүрәле трейл»йөгереше узды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Лениногорск янә йөгерү һәм экстрим яратучылар өчен тарту үзәгенә әверелде. Узган ялларда биредә «Спорт-массакүләм чаралар» федераль проектының «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында оештырылган «Шүрәле трейл»икенче төнге трейл йөгереше узды.

Татарстан, Марий Эл, Башкортостан һәм Самара өлкәсеннән йөздән артык спортчы үзләренең рухи көчләрен, чыдамлыкларын һәм караңгыда ориентлаша белүләрен сынап карау өчен төн һәм катлаулы рельеф чакыруын кабул итте. Вакыйга атмосферасы азарт, җиңүгә омтылыш һәм үзара ярдәм белән тулы иде.

9 км дистанциядә җиңүчеләр: 1 урын — 81 нче Сергей Маслов (Лениногорск), 2 урын — 95 нче Дмитрий Илларионов (Волжск), 3 урын — 65 нче Артем Бектяшев (Лениногорск).

9 км ны яулаган иң җитез кызлар: 1 урын — Гөлфинә Газизуллина № 98 (Бөгелмә), 2 урын — Анастасия Дементьева № 80 (Бөгелмә), 3 урын — Юлия Новичкова № 99 (Лениногорск).

Ир — атлар арасында А15 дистанциясендә җиңүчеләр: 1 урын — Руслан Кәримов, 2 урын — Николай Муравлев, 3 урын-Андрей Галямов.

Хатын — кызлар арасында А15 дистанциясендә җиңүчеләр: 1 урын — Надежда Авдеева, 2 урын — Динара Хакова, 3 урын-Эльвира Вәлиева.

«Шурале трейл» йөгереше — спорт ярышы гына түгел, ә Лениногорскның массакүләм һәм маҗаралы спорт актив үсеш алган территория буларак имиджын ныгыта торган якты вакыйга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International