Лениногорскида Шамил Бикчурин исемендәге премиягә иҗади конкурс үткәрелә

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Лениногорск муниципаль районы территориясендә яшәүче татар, рус һәм башка халыкларның әдәбиятын, публицистикасын, мәдәниятен, сәнгать һәм музыка иҗатын үстерү максатларында «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлегендә Шамил Бикчурин исемендәге премияне тапшыруга иҗади конкурс уздыру турында игълан ителә.

Конкурсның максатлары һәм бурычлары: район һәм шәһәр территориясендә яшәүче татар, рус һәм башка халыкларның әдәбиятын, публицистикасын, мәдәниятен, сәнгать һәм музыка иҗатын үстерү.

1. Яшь авторларны, журналистларны һәм мәдәният эшлеклеләрен дә кертеп, талантлы интеллигенциягә һәрьяклап ярдәм итү.
2. Югары мәдәни һәм әхлакый идеалларны популярлаштыру юлы белән социумның рухи баюына ярдәм итү.
3. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә торган традицион әхлакый кыйммәтләрне торгызу һәм ныгыту процессларын активлаштыру.
4. Халыкны мәдәни һәм сәнгати яктан агарту аша ватанпәрвәрлек һәм туган якка мәхәббәт хисләрен формалаштыру һәм ныгыту.

Конкурсны уздыру тәртибе һәм шартлары:

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
- проза,
- шигърият,
- публицистика,
- мәдәният,
- сәнгать,
- мәгърифәтчелек.

Конкурста әсәрләре аерым китап булып чыккан, җирле һәм республика газета-журналларында басылган, җирле һәм республика радио-телевидениесе аша эфирга чыккан авторлар һәм иҗат коллективлары, шулай ук мәдәният һәм сәнгать, мәгариф эшлеклеләре катнаша ала.

 

Конкурста катнашуга гариза конкурс комиссиясенә тапшырыла һәм номинациягә карап түбәндәге материаллардан торырга тиеш:

 -премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү;
 - лаекпремиягә дәгъва кылучының портфолиосы;
 -әдәби басма яисә әсәрләр бастырып чыгару;
- электрон яки башка чыганаклардагы музыкаль әсәрләр, җыр текстлары;
-теләсә нинди техникада рәсем һәм графика эшләре, электрон яисә башка саклагычларда скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать;
- «мәдәният» номинациясендә-иҗади характеристикалар;
- премиягә дәгъва кылучының иҗади казанышларын раслый торган башка документлар һәм материаллар.
Премиягә дәгъва кылучылар иҗат оешмалары һәм берләшмәләре, җирле газета һәм телевидение редакцияләре, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, аерым зат яки коллектив тарафыннан тәкъдим ителә.

Конкурска эшләр Г.Тукай исемендәге Үзәк уитттапханәдә (Шашин пр., 41) 2025 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 2-31-74.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International