Лениногорскида "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коррупция темасына җыелыш уздырдылар

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Лениногорск районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт коллективы белән җыелыш оештырылды. 

Үзәк директоры Елена Әхмәтҗанова хезмәткәрләргә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә закон таләпләрен аңлатты. Шулай ук социаль өлкәдә коррупциягә юл куелмавы турында искә төшерде.

Хезмәткәрләрнең балалары өчен рәсем конкурсы оештырылды. Төп максат-үсеп килүче буынның игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итү. Балалар рәсемнәрдә конкурс темасына үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Эшләр бик ачык килеп чыкты һәм учреждение холлындагы күргәзмәдә тәкъдим ителде.

 Профсоюз рәисе Альбина Хәбирова катнашучыларны истәлекле бүләкләре белән сөендерде. Балалар һәм аларның ата-аналары оештыручыларга катнашырга һәм үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International