Казанның Вахитов районы суды элеккеге прокуратура хезмәткәре Алий Купов, шулай ук Евгения Покровская һәм Артем Мясниковка карата җинаять эшен карауны тәмамлады.
Суд барышында ачыкланганча, 2023 елда купов прокуратурада вазыйфа биләгәндә арадашчы аша зур ришвәт алган, үз вазыйфаи вәкаләтләрен арттырган һәм тикшерүгә комачауларга тырышкан. Бу җинаятьләрнең кайберләрендә аңа Покровская ярдәм иткән.
Суд Покровская Мясников белән бергә фахишәлек оештыру белән шөгыльләнгән эпизодны аерым карады.
Суд өчесен дә гаепле дип таныды. Хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы:(epp.genproc.gov.ru/ru/proc_16...)