Әниләр көне алдыннан 2025 елның 27 ноябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сарае 7 нче урта мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре өчен үз ишекләрен ачты. Биредә «Бөтен дөньяда әнидән дә якын кеше юк»дигән бәйрәм чарасы узды.
Балалар әниләр өчен шигырьләр әзерләделәр, үз куллары белән ясаган бүләкләр әзерләделәр, гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, әниләренең нинди искиткеч һәм ягымлы булулары, кайда һәм кем булып эшләүләре турында сөйләделәр. Балалар табышмакларны чиштеләр һәм яраткан ризыкларын әзерләү конкурсында бик күңелле катнаштылар.
Әниләр үз чиратларында балаларны тәм-том белән сыйладылар һәм котлаулары өчен рәхмәт белдерделәр. ЗАГС бүлегенә кунакка килгәннәре һәм бу бәйрәмне безнең белән бергә үткәргәннәре өчен рәхмәт.