«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә «Навигатор» республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Җиңү» проекты кысаларында «Хокук бозуларны профилактикалау" чарасы узды, профилактик учетта торучы яшүсмерләр өчен чара узды.
Балалар алдында Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Лениногорск муниципальара филиалының пробация төркеме өлкән инспекторы эчке хезмәт майоры Альфред Насыйров чыгыш ясады.
Альфред Ринатович реаль мисалларда законга каршы гамәлләрнең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген һәм бер хатаның бөтен гомерен үзгәртергә сәләтле булуын, пробация системасы ничек эшләвен һәм ни өчен законга иярергә кирәклеген аңлатты.
Мондый очрашулар бик мөһим, чөнки алар яшүсмерләргә ишетергә генә түгел, ә мөмкин булган нәтиҗәләрнең җитдилеген аңларга, сораулар бирергә һәм хокук саклау органнары вәкиленнән гадел җаваплар алырга мөмкинлек бирә.