Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Баулы муниципаль районының «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр приюты базасында «Кәгазьдә могҗизалар»дигән уртак чара үткәрделәр.
Мастер-классның максаты: балаларны рәсем ясауның традицион булмаган ысулы белән таныштыру, иҗади сәләтләрен ачу.
Чара барышында балалар шәм һәм буяулар кулланып сурәт алуның уникаль техникасы белән таныштылар. Эш барышында балалар, үзләре өчен рәсем ясауның яңа техникасын ачып, пөхтә һәм игътибарлы булырга өйрәнделәр.
Мастер-класс катнашучыларда уңай хис-кичерешләр уятты. Балалар яңа материаллар белән эшләү тәҗрибәсе тупладылар һәм үз идеяләрен оригиналь формада белдерергә өйрәнделәр.