2026 елда Лениногорскта 19 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

2026 елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Лениногорскта 19 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, сентябрь аеннан ноябрь аена кадәр шәһәр Башкарма комитеты җитәкчеләре булачак ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар үткәрде. Балалар өчен яңа уен мәйданчыкларын кайда урнаштырырга, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен спорт зоналарын кайда урнаштырырга, ял итү өчен уңайлы эскәмияләр куярга дигән проектлар турында җентекләп фикер алыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International