2025 елның 22 ноябрендә Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә Багманов Әсгать Әнәс улы белән Елизавета Дмитриевна “алтын туй”ларын билгеләп узды.
Багмановлар гаиләсе тарихы 1975 елның 20 ноябрендә, тату гаиләгә башлангыч биргәч башлана. Әсгать Әнәс улы Лениногорск районы Бәкер авылында туган. Лаеклы ялга чыкканчы озак вакыт күмәк хуҗалыкта тәэмин итүче булып эшләгән, эше җаваплы булган.
Тормыш иптәше – хатыны Елизавета Дмитриевна Федотовка авылында туа, ул пенсиягә чыкканчы Бәкер шифаханәсендә шеф-повар булып эшләгән, шифаханә кунакларын тәмле ашлар белән сыйлаган.
Әлеге гаилә намуслы һәм күпьеллык хезмәтләре өчен берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм җитәкчелекнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Багмановларның төп байлыгы – аларның балалары. Алар өч кыз үстергән, җиде оныкларының уңышларына сөенәләр, өч оныкчыклары – куанычлары.
Бүген ирле-хатынлы лаеклы ялда булып,бер-берсе өчен терәк булып гомер итәләр.
Гадәттәгечә, юбилярлар Татарстан Республикасы Лениногорск районының никах юбилярлары мактау китабына үз имзаларын куйдылар һәм «алтын» туйны теркәү турында юбилей таныклыгы алдылар. Балаларыннан бик күп җылы сүзләр ишеттеләр.
Гаиләне без дә истәлекле көннәре белән котлыйбыз!