Лениногорск ЗАГС бүлегендә Әниләр көне алдыннан бәйрәм чарасы узды, анда өч һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр чакырылды.
Әниләр көне – Россиядә билгеләп үтелә торган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без хатын-кызларны, аналарны хөрмәтлибез.
Әниләрне бәйрәм белән Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Шагеев Р.М., ЗАГС бүлеге начальнигы Хәлимова К. Ф. табиб-методист, Лениногорск үзәк район хастаханәсе профкомы рәисе Мугинова З. М. котладылар. Лениногорск үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре көче белән искиткеч концерт оештырылды, ул беркемне дә битараф калдырмады.