Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында политехник көллият студентлары өчен җинаять-башкарма инспекциясе вәкиле Альфред Насыйров белән очрашу оештырылды.
Ул студентларга Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә аларның хокуклары турында сөйләде, административ һәм җинаять җаваплылыгының нәрсә икәнен җентекләп аңлатты. Ә инспекциядә исәптә торучы студентларга Альфред Ринатович пробация турындагы закон нормаларын аңлатты.
Мондый очрашулар законны дөрес аңлау һәм үз гамәлләрең өчен җаваплылык формалаштыруга гына түгел, киләчәгең турында уйланырга һәм үз гамәлләреңә аңлы карарга да этәргеч бирә.