«Куркынычсызлык» өстәмә чынбарлык порталы хәзер сезнең паспорт тышлыгында

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Аварияләрне профилактикалау дәрәҗәсен арттыру максатларында, шул исәптән балалар катнашында, Дәүләт автоинспекциясе идарәсе тарафыннан «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә махсус программа тәэминаты кулланып, «Куркынычсызлык»өстәмә чынбарлык порталы эшләнде.

Порталда юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча видеороликлардан тыш, дистанцион мошенниклыкларны профилактикалау буенча видеоролик, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы сайтында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендәге вакансияләр бүлегенә сылтама урнаштырылган.

Әлеге портал өстәмә чынбарлык мөмкинлекләре ярдәмендә Россиянең һәр гражданины паспортының тышлыгында урнаштырылган. Порталны активлаштыру өчен QR-код рәвешендә эшләнгән уникаль ачкыч таләп ителә.

 

Тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International