"Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе" Telegram-каналына кушылыгыз

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле Лениногорск халкы! Шәһәребез һәм районыбыз Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча актив эш алып бара. Без сезгә иң мөһим вакыйгалар, законнардагы үзгәрешләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән бәйле актуаль яңалыклар турында хәбәр итәргә омтылабыз. Бу мәгълүматны оператив рәвештә сезнең һәрберегезгә җиткерү өчен без Telegram-канал булдырдык.

Ни өчен сезгә безнең каналга язылырга кирәк? Актуаль мәгълүмат: биредә сез Лениногорскида, районда һәм бөтен Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре турында барлык яңалыкларны да табарсыз. Без тиз арада статистика, аварияләрнең сәбәпләре һәм аларны булдырмау өчен күрелә торган чаралар турында мәгълүматны бастырып чыгарабыз.

Законнардагы яңалыклар: юл хәрәкәте законнары һәм кагыйдәләре даими үзгәреп тора. Безнең каналда сез беренчеләрдән булып машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга кагылышлы барлык үзгәрешләр турында белерсез, яңа законнарның нечкәлекләренә төшенә һәм хокук бозулардан кача аласыз.

Профилактика һәм куркынычсызлык: без куркынычсыз йөртү, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү һәм башка бик күп нәрсәләр буенча файдалы киңәшләр белән уртаклашабыз. Безнең максат-сезнең сәфәрләрегезне мөмкин кадәр куркынычсыз итү.

Җәмәгать контроле: юлларда куркынычсызлык – ул безнең уртак җаваплылыгыбыз, дип ышанабыз. Нәкъ менә шуңа күрә Telegram-каналда уникаль мөмкинлек бар. Канал исемендәге сылтама буенча үтеп, сез безгә үзегез күргән исерек машина йөртүче турында оператив рәвештә, конфидециаль рәвештә хәбәр итә алырсыз! Сезнең уяулыгыгыз кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин!

Ничек кушылырга?

1.  Сездә Telegram кушымтасы урнаштырылганына инаныгыз. 2.  «Лениногорск Госавтоинспекциясе"исемле Telegram каналын эзләгез. 3.  «Язылырга»төймәсенә басыгыз.

Безгә кушылыгыз! Бергәләп без Лениногорск һәм бөтен Татарстан Республикасы юлларын куркынычсызрак итәчәкбез!

Белегез, хәвеф-хәтәрсез булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International