Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә Рәхимовлар ирле-хатынлы Дабир Булулович һәм Мира Петровна үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр. Дабир Булулович махсус хәрби операциядә катнашкан, яралану сәбәпле ялда.
Мира Петровна белән 15 ел бер-берсен беләләр, Жигулевск шәһәренең бер урамында яшиләр. Алты ел инде бергә һәм бүген рәсми рәвештә ир белән хатын булдылар! Сезне шушы матур көн белән котлыйбыз! Гаилә бәхете, тыныч, маттур тормыш телибез.