«Татар нефтен беренче ачучыларга» скверы «Служение2026» премиясендә "Киләчәк буыннар өчен бөек мирас"номинациясендә катнаша

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген безнең #ЯвСлужении2026 рубрикасында Лениногорск районыннан-Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшина Регинадан беренче гариза турында сөйлисебез килә. Чара «Торак пунктларда инфраструктураны үстерү» федераль проектының «Тормыш өчен инфраструктура»илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Регина Әсгать кызы «Киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясенә үзенең проекты — «Татар нефтен беренче ачучыларга»скверы белән гариза бирде.

Регина Әсгатовна:
"Үзгәрешләр чорында, күп кыйммәтләр юкка чыгарылганда, тарихи хәтерне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру аеруча мөһим",- ди

Сквер җирлектә яшәүчеләрне һәм кунакларны җәлеп итү үзәгенә әверелде, йөреп кайту һәм ял итү өчен уңайлы урын тәкъдим итте. Әмма иң мөһиме – сквер үзенең тарихи миссиясен үти. Мәгълүмати стендлар һәм экспозицияләр нефтьне беренче ачучылар, аларның батырлыклары һәм казанышлары турында сөйли. Сквер әлеге кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә Татарстанның Россиянең алдынгы нефть чыгаручы төбәкләренең берсенә әверелүен искәртеп тора. Бу үткәннәр хәзерге белән очраша торган урын, ә геройлар турындагы истәлек киләчәк буыннарны илһамландыра.

«Служение» премиясе эшләре җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итү үрнәге булган муниципаль бергәлекнең күренекле вәкилләре өчен Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International