2025 елның 12 ноябрендә Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә Гыйрфановлар гаиләсендә бишенче бала-кечкенә Амелия тууы теркәлде.
Рәшит белән Аэйлита 2015 елда танышалар, бер-берсен яраталар һәм 2017 елда туй ясыйлар. Рәшит 2017 елдан Россия Армиясе сафларында хезмәт итү өчен берничә тапкыр контракт төзи. Рәшит хезмәт иткән вакытта гаиләсе илебезнең төрле почмакларында яшәгән. Хәзер Зәй-Каратай авылында үз йортларында яшиләр.
Ил өчен бу авыр вакытта Рәшит читтә калмый һәм яңадан контрактка кул куеп МХО зонасына китә, анда ул Ватаныбызны саклау буенча үзенең гражданлык бурычын үти. "
Без Гыйрфановлар гаиләсен кызлары тууы белән котлыйбыз!