Һәр хуҗа өчен бик мөһим объектлар булып гаражлар һәм төрле хуҗалык корылмалары (сарайлар, мунчалар, җәйге кухнялар) тора, аларда бик күп мөһим әйберләр саклана. Безнең өчен файдалы бу корылмаларның барысы да үз эченә, кагыйдә буларак, җиңел һәм тиз яна торган нәрсәләрне сыйдыра.
Халык белән профилактик эш алып барылуга карамастан, Лениногорск шәһәрендә мунчаларда, гаражларда, сарайларда янгын чыгу очраклары сирәк түгел.
Каралты-кураларда янгыннар, кагыйдә буларак, ут белән эш итүдә саксызлык, җылыту мичләрен, электр җылыту приборларын, электр җиһазларын кулланганда төзексезлек һәм хокук бозулар нәтиҗәсендә килеп чыга. Күп очракта хуҗалар элементар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмиләр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге үз мөлкәтеннән мәхрүм калмас өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк дип кисәтә:
- сарайда, гаражда, башка хуҗалык корылмаларында тәмәке тартмаска һәм ачык уттан файдаланмаска;
- кыска ялганыш булмасын өчен электр үткәргечләренең һәм электр приборларының төзеклеген җентекләп күзәтергә;
- изоляцияле инструментлар кулланырга, чыбыкларга һәм приборларга дым эләкмәскә тиеш;
- үз мөлкәтеңне беренчел янгын сүндерү чаралары-янгын сүндергечләр, комлы щрҗә һ. б. кирәк;
- гаражда 20 литрдан артык бензин һәм 5 литрдан артык май, йорт әйберләре, мебель һ. б. сакларга ярамый;
- электр белән эретеп ябыштыру, буяу эшләрен башкару, детальләрне бензин һәм башка эреткечләр белән юу кебек эшлщр башкарырга ярамый.
Янгын билгеләре ачыкланганда, кичекмәстән «01» – стационар телефоннар өчен һәм «101», «112» – кәрәзле телефоннардан шалтыратыгыз.
ТР ЛМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге