Сугышлы авылында яшәүче Тәскирә Сәфәргалиева бүген 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Бүген Сугышлы авылында яшәүче Тәскирә Сәфәргалиева 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, аны Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова шәхсән котлады.

Аның тормышы-илебезнең чын елъязмасы. Тәскирә Шәрип кызы 1924 елның 11 ноябрендә туа. Ул бөтен яшьлеген туган колхозында авыр хезмәткә багышлаган, чын тыл хезмәтчәне ул, сугыш чоры авырлыкларын да кичергән.

Ә Җиңүдән соң, 1949 елда, ул фронтовик, Бөек Ватан утларын узган Мохтар абыйга кияүгә чыга. Алар бергәләп, өч бала тәрбияләп, ныклы гаилә корганнар. Бүгенге көндә аларның нәселе 5 оныкта һәм 5 оныкчыгында дәвам итә.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннарыгызның җылы кайгыртуын һәм бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез, хөрмәтле Тәскирә Шәриповна! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International