Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәренең «Нефтяник» боз сараенда «Лениногорскнефть»нефть-газ табу идарәсенең 80 еллык юбилеена багышланган алкалы хоккей буенча турнир узды. Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» федераль проектының «Россия спорты»дәүләт программасы кысаларында оештырылды.
Турнир якты спорт вакыйгасына гына түгел, ә Лениногорск районының горурлыгы һәм нигезе булган нефтьчеләрнең күпьеллык хезмәтенә хөрмәт күрсәтүгә дә әверелде.
«Татнефть» ГАҖнең алдынгы нефть чыгару предприятиеләре: АЛГА (Лениногорск ш.), ЛУТР (Лениногорск ш.), Әлмәтнефть (Әлмәт ш.), Җәлилнефть (Җәлил ш. т. п.) Баулынефть (Баулы ш.)коллективлары киеренке көрәштә төп трофей өчен көрәштеләр.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - «Әлмәтнефть»командасы
2 урын - «АЛГА»командасы
3 урын - «Җәлилнефть»командасы
4 урын - «ЛУТР»командасы
5 урын - «Баулынефть " командасы
Аерым номинацияләрдә турнирның иң яхшы уенчылары:
Иң яхшы капкачы-Данил Носов ("АЛГА")
Иң яхшы сакчы-Марс Краснов ("ЛУТР")
Иң яхшы һөҗүмче-Артем Корнилов ("Җәлилнефть")
Иң яхшы бомбардир-Камил Шәймәрданов ("Әлмәтнефть")
Кыйммәтле уенчы-Рәфис Садыйков ("Баулынефть")
Барлык командаларны уңышлы чыгышлары һәм лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз. Спортчы нефтьчеләргә нык сәламәтлек, спортта алга таба уңышлар һәм боз аренасында да, хезмәт эшчәнлегендә дә яңа җиңүләр телибез!
Фото:"Нефтяник" боз сарае