Ноябрьдә почтада югары сезон башлана. Кара җомгада сатулар, шулай ук «11.11» акциясе һәм бәйрәм алды ташламалары Татарстан Республикасына килә торган посылкалар күләмен арттырачак. Масштаблы интернет-сатулар алдыннан Россия почтасы заказларны тиз һәм уңайлы алу турында искә төшерә.
Күзәтеп торып китерү
Трек-номер клиентка посылканың бөтен юлын күзәтергә һәм аның почта бүлегенә кайчан киләчәген тиз белергә мөмкинлек бирәчәк. Җибәрүне Россия почтасы сайтында һәм мобиль кушымта ярдәмендә күзәтеп була. Узган елдан Россия почтасы клиентларының кертемнәрнең туры килүенә салынган түләүләр белән посылкаларны тикшерү мөмкинлеге барлыкка килде.
Электрон хәбәрләр
Татарстанда яшәүчеләр почта җибәрүләре турында электрон хәбәрләрне актив куллана. Бу сервис ярдәмендә кешеләр җибәрүләр турында алданрак белә һәм аларны бүлекләрдән тизрәк алып китә. Моннан тыш, электрон хәбәрләр кәгазьне экономияли.
Гади электрон имза
Бүген татарстанлылар посылкаларның һәм заказ хатларының 90% гадиләштерелгән тәртиптә алалар. 700 000 нән артык кеше гади электрон имза рәсмиләштергән һәм хәзер почта бүлекчәсендә посылкаларны паспортсыз һәм хәбәрнамәләр тутырмыйча алып китәләр. Теркәлү санаулы минутлар ала. Гади электрон имза рәсмиләштергәннән соң, посылка алу өчен клиентка SMS тан раслау кодын атау да җитә.
Посылкаларны өйгә китерү
Төбәк халкы почта җибәрүләрен өйләренә китерү хезмәтеннән файдалана ала. Почтальон яки курьер посылканы анда күрсәтелгән адрес буенча илтәчәк. Клиент 31,5 кг га кадәр авырлыктагы посылканы китерергә заказ бирә ала.Җибәрүне 8-800-1-000-000 телефоны буенча, мобиль кушымтада яки Россия почтасы сайтында рәсмиләштерергә мөмкин. Ел башыннан Татарстан халкы өйгә 5 000нән артык посылка китерергә заказ биргән.
"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru