2026 елда Лениногорск символлары-трамплиннарны масштаблы реконструкцияләү башланачак.
К-29 трамплины 1973 елда, К-75 1975 елда , К-48-1978 елда төзелгән.
«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Гирфанов Марат Нилевич: «Республика җитәкчелегенә һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка 263 млн.сумлык ярдәме өчен рәхмәт, шуның ярдәмендә без өч трамплинның икесен (К-29 һәм К-48) ремонтлый башлыйбыз. Ремонт 2 ел дәвам итәчәк. Кызганычка каршы, экспертиза иң зур трамплинның (К-75) торгызылырлык түгеллеген күрсәтте», - дип язды ул үзенең Телеграм-каналында.
Әмма, трамплиннарның «кече туганнары» — K-5 һәм K-10 трамплиннары барлыкка киләчәк.
Трамплиннар лениногорскилылар өчен зур әһәмияткә ия, чөнки алар безгә чемпионнар бүләк иттеләр. Алар арасында Данил Садреев, ул 2022 елда Пекинда Олимпиадада трамплиннан команда белән сикерүдә көмеш медаль отты.
Тагын бик күп талантлы спортчылар Лениногорск трамплиннарында шөгыльләнер һәм тәҗрибә тупларлар дип өметләнәбез.