Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында «Бердәмлек – бездә»дигән темага берничә чара үткәрделәр.
Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар да, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге гражданнар да катнашты.
Максаты - дәүләт бәйрәмен популярлаштыру һәм патриотлык хисе тәрбияләү.
Чаралар барышында белгечләр социаль хезмәт алучыларны Халыклар бердәмлеге бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, дәүләт символлары турында сөйләделәр.
Чараның нәтиҗәсе үзеңнең Бөек Ватанда яшәвеңне аңлау, шулай ук бәйрәм кәефе булды.