Лениногорскида балаларга Татарстан Республикасы Конституциясе турында сөйләделәр

2025 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Вахитова Алсу Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Конституциягә салынган хокукый база - республиканың тотрыклы үсеше һәм чәчәк атуы нигезе»дип исемләнгән мавыктыргыч чара уздырган.  

Чара башында балаларга «Конституция»төшенчәсен җентекләп аңлаттылар. Баланың белем алу хокукына, сәламәтлек саклауга, намусын һәм абруен саклауга аерым игътибар бирелде.

 Үзләштерелгән белемнәрне тикшерү өчен күңелле викторина оештырылды. Балалар махсус тартмадан биремнәр белән карточкалар сайлап актив катнаштылар. Аларга Татарстан Республикасы башкаласы Казан турында шигырьне яттан укырга, Россия һәм Татарстан флаглары төсләренең мәгънәсен аңлатырга, Ватан турындагы мәшһүр мәкальләрне искә төшерергә кирәк иде.

Очрашу җылы дустанә атмосферада узды, үз төбәген өйрәнү һәм социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балаларны патриотик тәрбияләү белән кызыксынуны үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International