Почта бүлекчәләре Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә эш графигын үзгәртәчәк

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

6 ноябрь Россия почтасының Татарстандагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак, ә 5 ноябрьдә алар эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак.

6 ноябрьдә хат ташучылар хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.

Республиканың кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны төгәлләштерергә яки Россия почтасының иң якын  бүлеген картада  сайтта: pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International