2025 елның 4 ноябрендә Лениногорск шәһәренең күп фатирлы торак йортында янгын чыкты. Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәләре фаҗигале –ир-ат хастаханәгә озатылган.
Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Халык белән профилактик эш алып барылуга карамастан, конструкциясендә җитешсезлекләр булган электр җиһазларын эксплуатацияләү аркасында янгын чыгу очраклары да сирәк түгел. Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу күп фатирлы торак йортларда янгыннарның киң таралган сәбәпләреннән берсе булып тора.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге киңәш итә:
- электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель чәнечкеләренең төзеклеген системалы рәвештә тикшерергә;
-төзек булмаган электрониканы һәм электр җиһазларын вакытында алыштырырга;
- зарарланган, «кулдан ясалган» приборларны кулланмаска.
Электр үткәргечләрен һәм электр җиһазларын монтажлау махсуслаштырылган оешмалар тарафыннан башкарылырга тиеш!
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез! Янгын чыгуын күрсәгез, кичекмәстән бу хакта «101» яки «112»телефоннары буенча хәбәр итегез.
ТР ЛМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге