Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә «Безнең йорт-Татарстан»республика этномәдәни фестиваленең зур гала – концерты булды. Чара «Россия – мөмкинлекләр иле» «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар»илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Республиканың 19 районыннан 500дән артык артистны берләштергән бу зур вакыйгада районыбызның иҗат коллективлары да лаеклы урын алды.
Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Тантаналы чыгышыннан соң ул иң яхшы фольклор коллективларына дәүләт бүләкләре һәм матди-техник базаны яхшыртуга сертификатлар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Лениногорскиның «Вишка лейне» мордва балалар фольклор коллективы да бар.Концерт башланганчы театр фойесында фестиваль лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Лениногорскидан 10 иҗат коллективы Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова кулыннан дипломнар алды.
«Содружество» җыелма хоры тарафыннан халык «Катюша»җырын башкару районыбыз халыклары дуслыгын гәүдәләндерүче якты чыгыш булды. Куплетлар рус, татар, мордва һәм чуваш телләрендә яңгырады, бу безнең мәдәни күптөрлелегебезнең һәм бердәмлегебезнең тере чагылышына әверелде.
«Безнең йорт – Татарстан» Республика фестивале 2012 елдан бирле үткәрелә, һәм аның гала-концерты гадәттәгечә Халыклар бердәмлеге көненең төп вакыйгаларының берсенә әверелә. Быел фестивальнең зона этапларында 4000нән артык кеше чыгыш ясады.
Лауреатларны һәм фестивальдә катнашучыларны чын күңелдән котлый һәм аларга Лениногорск районында туган мәдәниятне, телләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерә.
Лениногорск Мәдәният идарәсе