Лениногорскида иң актив кешеләр-өлкән буын кешеләре

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Лениногорскида 24 меңнән артык пенсионер яши, һәм аларның актив озак яшәве өчен уңайлы шартлар тудыру социаль сәясәтнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу эш «Гаилә» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында алып барыла.

Пенсиягә чыгу-ул финиш түгел,ә тормышның яңа, бай һәм кызыклы этабын башлау, ниһаять, үзеңә, мавыгуларыңа һәм аралашуга вакыт бүлеп куярга мөмкин.

Шәһәрнең Ветераннар советы «көмеш яшьтәге»кешеләрне берләштерү үзәгенә әверелде. Биредә алар өчен төрле активлыклар оештырылган: рәсем һәм җыр белән шөгыльләнүдән алып шахмат һәм бильярд уеннарына кадәр. Иҗат түгәрәкләре аеруча популяр. Хәзер, мәсәлән, «иҗат магиясе» нең икенче төркеменә җыю ачык, анда барлык теләүчеләрне чигү, сәйлән үрү һәм бәйләүгә өйрәтәчәкләр.

Әмма Лениногорск пенсионерлары үзләре генә актив тормыш рәвеше алып бармыйлар. Алар махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәүче якташларыбызга аналарча зур кайгырту белән ярдәм итәләр. Сугышлы, Юлтимер, Яңа Иштирәк, Федотовка авылларында яшәүче хатын-кызлар сугышчылар өчен токмач әзерлиләр. Бик күпләр гуманитар ярдәм җыюда актив ярдәм итәләр: җылы әйберләр тегәләр, бәйлиләр һәм маскировка челтәрләре үрәләр.

Без өлкән буынны зирәклекләре, ныклы һәм игелекле йөрәкләре, бетмәс-төкәнмәс җылылыклары һәм тирә-юньдәгеләр белән эчкерсезлекләре өчен чиксез хөрмәт итәбез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International