Лениногорскта нефть техникумы студентлары өчен заманча яңа тулай торак барлыкка киләчәк

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

2026 елда Лениногорск социаль инфраструктураның яңа объектына – Лениногорск нефть техникумы студентлары өчен заманча тулай торакка ия булачак. Эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектының «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә алып барыла.

"Яңа балалар поликлиникасы ачылганнан соң аның Кутузов урамындагы 3 нче йортта иске бинасы буш калган иде. Хәзер әлеге объектка - Лениногорск нефть техникумы тулай торагына капиталь ремонт ясый башлыйбыз",-дип хәбәр итте "Лениногорск муниципаль районы " муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Марат Нил улы Гирфанов үзенең Телеграм-каналында.

Капиталь ремонт үткәрүгә һәм җиһазландыруга республика бюджетыннан 160 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Акчалар реконструкцияләүгә генә түгел, тулай торакны заманча җиһазлар, инвентарь белән тулыландыруга, шулай ук тирә-юньне төзекләндерүгә дә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International