Лаеш районының Сокуры авылында яңартылган почта бүлекчәсе эшен яңадан башлап җибәрде. Бүлек килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен хәзер уңайлырак. Анда яңа тәрәзәләр куелды, электр, су, җылылык кебек инженерлык челтәрләре алыштырылды.
Бинада клиентлар өчен заманча җиһазлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы эш урыннары, видеокамера һәм кондиционер барлыкка килде. Офис аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен ачык: пандус, киңәйтелгән ишек уемы һәм персоналны чакыру төймәсе бар.
Почта бүлекчәсендә ремонт ясап кына калмадылар, ә бәлки зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен актуаль булган яңа хезмәтләр дә күрсәтә башладылар.
Почта үз бүлекчәләрен модернизацияләүне РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2022 елда башлаган иде.Бу вакыт эчендә Татарстанда 73 почта бүлекчәсе яңартылган инде. 2025 ел ахырына кадәр тагын 15 яңартылачак. Киләсе елда программа дәвам итәчәк.