4 ноябрь Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 3 ноябрьдә почта бүлекчәләре эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак, ә 1 һәм 2 ноябрьдә клиентларга гадәти режимда хезмәт күрсәтәчәкләр.
4 ноябрьдә хат ташучылар хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.
Кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны төгәлләштерергә яки Россия Почтасының иң якын ачык бүлеген сайтта: pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.