Лениногорск ДОСААФ автомәктәбе «С»категорияле машина йөртүчегә бушлай укырга чакыра

2025 елның 31 октябре, җомга

Лениногорск ДОСААФ автомәктәбе хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне «С»категорияле машина йөртүчегә бушлай укырга чакыра.

«В» категориясе булганнар өчен уку вакыты - 2,5 ай, булмаганнар өчен - 5 ай. Дәресләр 11 нче гимназиядә (кичке вакытта) уза, практика Белинский урамындагы ДОСААФ мәйданчыгында уза. Теорияне Бөгелмә шәһәренең ЮХИДИдә тапшырабыз, ә практик имтиханга инспектор Лениногорскига килә. Армиядә «С» категориясенә укыган балалар машина йөртүче булып хезмәт итә алалар. 

Белешмәләр өчен: ДОСААФ автомәктәбе: 8 (85595) 2-42-25, 8 (85595) 2-42-26, 8-917-247-86-24, 
Хәрби комиссариат (хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы): 8 (85595) 5-09-02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International