Эре габаритлы калдыкларны ничек дөрес утильләштерергә?

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Эре габаритлы калдыкларны (ЭГК) җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге РФ законнары нигезендә бункерларга җыялар. Бу -каты коммуналь калдыклар (мебель, көнкүреш техникасы, торак биналарны ремонтлаудан калган калдыклар һ.б.), аларның күләме аларны контейнерларга җыю мөмкинлеген бирми.

Җыю ККК белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә шартнамәдә билгеләнгән урыннарда башкарыла. Бункерлар контейнер мәйданчыкларында яисә эре габаритлы калдыкларны җыю өчен махсус мәйданчыкларда урнаштырылырга мөмкин.

Әгәр мондый калдыклар килешүдә каралган башка шартларда чыгарылмаса, кулланучылар ЭКГны контейнер мәйданчыкларына яисә махсус мәйданчыкларга мөстәкыйль рәвештә илтеп җиткерәләр.

 

Бункерларда яна торган, кызган яисә кайнар калдыкларны, кар һәм бозны, терекөмешле яктырткыч приборларын һәм электр лампаларын, батарея һәм аккумуляторларны, медицина калдыкларын, төзелеш һәм ремонт калдыкларын (агымдагы калдыклардан тыш) һәм контейнерларга, чүп ташучы машиналарга яисә башка транспорт чараларына зыян китерергә мөмкин булган башка калдыкларны җыю тыела.

Бункерлар төбәк операторы персоналының, башка затларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый торган хәлдә булырга, шулай ук чүп ташу машиналарының бөтенлеге һәм техник төзеклеге өчен куркыныч тудырмаска тиеш. Мәсәлән, мебель әйберләре сүтелгән хәлдә булырга һәм тырпаеп торган кадаклар, болтлар булмаска тиеш.

Бункерларны юарга һәм дезинфекцияләргә кирәк. Контейнер мәйданчыкларында бункерларны юарга ярамый.

ЭГКны туплау урыннарыннан калдыклар белән эш итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыннарына ташу махсус җиһазландырылган транспорт чаралары белән башкарыла.

ЭГКны туплау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык-штраф каралган.

Әйдәгез, тәртип һәм чисталык саклыйк,  чүп-чарны кагыйдәләр буенча чыгарыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International