Лениногорскида район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Лениногорскида «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлеге Советының өченче (чираттагы) сессиясе узды.

Сессияне «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Гирфанов Марат Нил улы алып барды.

Район Советы сессиясендә шулай ук район җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, дәүләт органнарының, предприятиеләрнең, оешмаларның, учреждениеләрнең территориаль бүлекләре җитәкчеләре, мактаулы гражданнар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Лениногорск районы Башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Илнур Әбдрәүф  улы Шәмәрданов билгеләнде.

Илнур Әбдрәүф улы өчен бу яңа вазыйфа гына түгел, ә күпьеллык эшен дәвам итү. Район башкарма комитетында 24 ел хезмәт куя, соңгы 11 елда авыл хуҗалыгы тармагы белән җитәкчелек итте.

Финанс-бюджет палатасы рәисе итеп Зөлфия Габделхәмәт кызы Михайлова билгеләнде. Элек ул районның башкарма комитетын җитәкләгән иде, һәм бу идарә тәҗрибәсе яңа постта бик файдалы булачак.

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы (ПИЗО) рәисе итеп Рамил Галимов билгеләнде. Ул 20 елдан артык салым хезмәте органнарында эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International