Лениногорск районының Түбән Чыршылы мәктәбендә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сугыш елларында укытучылар һәм мәктәп» темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Чара "Профессионалитет" федераль проектының "Яшьләр һәм балалар"илкүләм проекты кысаларында узды. 

Конференциядә туган тел (татар) укытучылары, тарих укытучылары, мәктәп китапханәчеләре, шулай ук 5-9 сыйныф укучылары катнашты.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыйззәтуллина Энҗе Хәбир кызы; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы;Россия Федерациясенең,ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, тарихчы, академик Индус Ризак улы Таһиров, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, профессор, "Европа - Азия" Россия гуманитар фәннәр академиясе, ЮНЕСКО Халыкара мәдәният институты ректоры Энгель Ризак улы Таһиров,шулай ук аларның уллары һәм оныклары; Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы, "Мәгариф идарәсе" башлыгы Санатуллин Вагыйзь Сәмиулла улы, Әлмәт шәһәре милли мәгариф буенча җитәкче урынбасары- Җиһаншина Сиринә Максут кызы һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Конференция кысаларында тантаналы рәвештә сугыш елларында мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы һәм авылның партия оешмасы җитәкчесе Әминә Каюм кызына багышланган истәлек тактасы ачылды. Энгель Таһиров һәм Индус Ризак улы Әминә Каюм кызына багышланган мемориаль такта ачылуның аның балалары һәм киләчәк буыннары өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. Алар өчен бу хәтер билгесе генә түгел-әниләренең казанышларын, аның фидакарь хезмәтен һәм авыр сугыш елларында мәктәп һәм авыл тормышындагы ролен тантаналы рәвештә тану. Мондый хөрмәт гаилә тарихын сакларга, якын кешеңнең батырлыгы белән горурланырга һәм бу кыйммәтләрне киләсе буыннарга тапшырырга ярдәм итә. 

Мемориаль такта үткән һәм хәзерге заман арасында тере бәйләүче звенога әверелә, үз гаиләңә, мәктәбеңә һәм туган ягыңа карау хисен ныгыта. Мемориаль тактаны ачу тантанасыннан соң чакырылган кунаклар агач утыртуда катнаштылар, бу үткәнне һәм киләчәкне бәйләүче үсешне һәм хәтерне символик рәвештә ассызыклады.

Конференция тарихи хәтерне саклау, укытучының ролен күтәрү һәм яшьләрне геройлар үрнәге аша тәрбияләү, сугышның катлаулы елларында мәктәпкә һәм Ватанга хезмәт итү - мөһим вакыйгага әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International